news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әстерхан татары Әнвәр Алмаев: Татарстан Президенты мөрәҗәгате безгә юнәлеш күрсәтә

Әстерханның «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатенә үзенең фикерен белдерде.

Әстерхан татары Әнвәр Алмаев: Татарстан Президенты мөрәҗәгате безгә юнәлеш күрсәтә
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген Әстерханның «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатенә бәйле үзенең фикерләрен җиткерде. Һәм бу мөрәҗәгатьнең үзләренә юнәлеш күрсәтүен ассызыклап үтте.

«Минемчә, бу татар халкының күптән ишетергә теләгән сүзләре. Һәркем ишетергә хыялланган сүзләр әйтелгән монда. Президентның һәр сүзе дөрес. Рөстәм Миңнеханов дөрес әйтә, Татарстаннан читтә яшәүче татарларга кыенрак. Үзебез теләгән бөтен әйберне дә тормышка ашыра алмыйбыз. Шулай да без бирешмибез, тырышабыз», — диде «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев.

Әнвәр Алмаев әйтүенчә, алар хатны күп тапкырлар, татарча да, русча да укып чыкканнар.

«Чынлап та, татарлар ирек ярата. Үз тарихыбызны үзебез эшләмәсәк, аны берәү дә безнең өчен килеп эшләмәячәк. Мондый Президент булганда, без югалмаячакбыз. Бүгенге пандемия вазгыте аркасында очрашулар, аралашулар әзрәк кимеде. Шулай булуга да карамастан, Бөтендөнья татар конрессы һәм Татарстан хөкүмәте без дә барлык вакыйгалардан хәбәрдар булсын өчен барысын да эшли», — дип белдерде ул.

«Без мондый мөрәҗәгатьне алгач бик куандык. Ул безгә алга таба кылачак гамәлләребезгә юнәлеш күрсәтә. Киләчәктә дә милләт, тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләребезне сакларга, якларга өнди. Алга таба эшләргә күңелләрне, рухны күтәрә. Без бу мөрәҗәгатьне шулай кабул иттек», — дип сөйләде Әнвәр Алмаев.

news_right_1
news_right_2
news_bot