news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерхан татарлары Татарстан халкын ТАССРның 100 еллык юбилее белән котлады

Видеода Әстерхан татарлары «Мин яратам сине Татарстан» җырын башкара.

Әстерхан татарлары Татарстан халкын ТАССРның 100 еллык юбилее белән котлады
Рамил Гали

(Казан, 22 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Әстерхан татарлары ТАССРның 100 еллык юбилее белән котлап «Татар-информ» га видео җибәрде.

«Татарстан, без — Әстерхан татарлары, „Дуслык“ татар җәмгыяте исеменнән ТАССРның 100 еллыгы юбилее белән котлыйбыз. Татарстанда һәм бөтен дөньяда яшәүче татарларга саулык, уңышлар теләп калабыз», — дип сөйли Әстерхан өлкәсе «Дуслык» татар мәдәнияте оешмасы рәисе Әнвәр Алмаев.

Әлеге видео-котлауда «Дуслык» һәм «Ак калфак» татар җәмгыяте җитәкчеләре, яшь җырчылар һәм «Ялкын» ансамбле катнашкан. Алар «Мин яратам сине Татарстан» җырын җырлыйлар.

«Татарстан безнең өчен һәрвакыт тормыш юлдашы булды. Без Татарстан белән горурланабыз: Россиянең күп субъектлары һәм чит илләр өчен дә үрнәк булып тора. Казанга килергә бик яратабыз. Анда үзебезне бик иркен, өйдәге кебек хис итәбез. Татарстан безнең уртак йортыбыз бит», — дип белдерде Әнвәр Алмаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100