news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерхан татарлары автономиясе рәисе: Татар кешесе кимендә өч тел белергә тиеш

Динара Мәҗитова сүзләренчә, башка халыкның телен белгән кеше бу милләтнең мәдәниятен, рухи байлыкларын хөрмәт итә.

Әстерхан татарлары автономиясе рәисе: Татар кешесе кимендә өч тел белергә тиеш
Солтан Исхаков

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татар кешесе сөйләшә һәм аңлаша алырлык дәрәҗәдә, ким дигәндә өч тел белергә тиеш, дип саный Әстерхан өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динара Мәҗитова.

«Аның беренчесе дәүләт теле булса, икенчесе — туган тел, өченчесе — чит тел. Башка милләт, халыкның телен өйрәнгәндә һәм белгәндә генә, ул милләтнең йолаларын, мәдәниятен, рухи байлыкларын күрергә мөмкин. Ә бу рухи байлыклар — шул халыкның җаны, бүгенгесе, үткәне һәм киләчәге», — диде ул «Җанисәпле сөйләшү» проектында.

Динара Мәҗитова татарга хас булган сыйфатларны да санап үтте.

«Чын татар үз-үзен хөрмәт итәргә тиеш. Чөнки шулай булганда гына ул башкаларны, үзенең туган җирен, илен, халкын ярата һәм хөрмәт итә. Татарлар — бик тырыш, уңган, укымышлы халык. Әлбәттә, гаиләң, якыннарың, Ватаның, мәдәниятең алдында җаваплылыкны да тоя белүе мөһим», — дип уртаклашты Әстерхан татарлары автономиясе җитәкчесе. 



Галерея: Әстерхан өлкәсе татарлары автономиясе җитәкчесе Динара Мәҗитова белән әңгәмә
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100