news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерхан татарлары автономиясе рәисе төбәктә татар телен укыту проблемаларын атады

Әстерханда татар, казах һәм нугай телләре укытучыларын әзерлиләр, әмма укытыр кеше юк, ди Әстерхан өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Динара Мәҗитова.

Әстерхан татарлары автономиясе рәисе төбәктә татар телен укыту проблемаларын атады
Солтан Исхаков

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Әстерхан өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динара Мәҗитова ата-аналарның балаларына татар телен өйрәтү мөмкинлегеннән файдаланмавын әйтте.

«Бүгенге көндә кануннар буенча ата-ана ел саен мәктәптә баласына үз туган телен өйрәтүне сорый ала. Теләгән һәркем гариза язып, ана телен өйрәтүне сорарга хокуклы. Моны тәэмин итүче законнар, мөмкинлекләр бар. Ә әти-әниләр бу мөмкинлектән файдаланмый. Проблеманың үзебездә булуы ачыклана», — диде ул «Җанисәпле сөйләшү» проектында.

Аның сүзләренчә, төбәктә татар теле укытучыларын әзерлиләр, әмма татарча укырга теләк белдерүчеләр юк.

«Әстерханда татар, казах һәм нугай телләрен өйрәтер өчен укытучылар әзерлиләр. Ә кемне укытырга, кемгә бу телне тапшырырга? Балалар, әти-әниләр өчен барысы да бар бит. Проблема шушы. Булган мөмкинлекләрне кулланмаганда, башкаларны гаепләп: „Тел бетә“, — дип утыру дөрес түгел. Үзебездән башларга кирәк», — дип сөйләде Динара Мәҗитова.



Галерея: Әстерхан өлкәсе татарлары автономиясе җитәкчесе Динара Мәҗитова белән әңгәмә
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100