news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әстерхан татар халык театры артисты Ринат Җаббаров вафат

Татарның яраткан артисты Ринат Рәис улы озак вакыт авырган була.

Әстерхан татар халык театры артисты Ринат Җаббаров вафат
http://tatar-congress.org/

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Бүген Әстерханда яшәүче татарлардан кайгылы хәбәр килде. Әстерхан татар халык театры артисты Ринат Җаббаров 46нчы яшендә вафат булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарның яраткан артисты Ринат Рәис улы озак вакыт авырган була.

Ринат һәм аның тормыш иптәше Наилә Җаббаровлар ике бала тәрбияләп үстерәләр иде.

Ринатның әтисе Рәис Җаббаров 50 елдан артык Әстерхан татар халык театрының баш режиссеры булып эшләде. Әнисе Надия ханым исә бар гомерен укытучылык эшенә багышлады. Ринат гаиләдә бердәнбер бала иде. Бүгенге көндә Рәис Җаббаровка 82 яшь, Надия ханым 80нче дистәсен ваклаган. Уллары Ринат алар өчен терәк булып килде.

Бөтендөнья татар конгрессы Ринат Җаббаров туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot