news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерхан табиблары Республика онкологик клиник диспансерга тәҗрибә уртаклашырга килгән

Делегациягә яман шешле пациентларны дәвалауның төрле алымнары тәкъдим ителгән.

(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”). Әстерхан өлкәсе делегациясе Республика онкологик клиник диспансер эше белән танышкан. Баш табиблар, аларның урынбасалары, бүлек мөдирләре Татарстан хастаханәсенә тәҗрибә уртаклашырга килгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Визит барышында баш табиб Илгиз Һидиятов, аның медицина буенча урынбасары Илсур Шәймәрданов онкологик диспансерның төп юнәлешләре һәм мөмкинлекләре турында сөйләгән. Кунакларга икенче дәвалау-диагностика корпусының структур бүлекчәләре – анестезиология, реанимация һәм интенсив терапия бүлекләре эшен күрсәткәннәр.

Маммология һәм пластик хирургия бүлеге мөдире Альберт Гыймранов маммология хезмәте эше һәм реконструктив-пластик операцияләр өлкәсендә казанышлар турында әйткән. Шулай ук, яман шешле пациентларны дәвалауның төрле алымнары тәкъдим ителгән. Делегация Төш медицинасы үзәгендә дә булган.

Очрашу барышында республикада онкология ярдәме, районнарда пациентларның беренчел онкология кабинетларыннан ничек итеп Республика онкологик диспансерның махсус бүлекләренә кадәр маршрут үтүе турында фикер алышканнар.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100