news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерхан шәһәрендә "Татар кызы" бәйгесенә нәтиҗә ясалачак

Быел конкурс Сөембикә ханбикә истәлегенә багышлана.

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Бүген Әстерхан шәһәренең Яшь тамашачы театрының зур залында “Татар кызы” бәйгесенең финалы үтәчәк. Чараны оештыручылар – Әстерхан өлкәсенең яшьләр эшләре агентлыгы һәм “Дуслык” Әстерхан өлкәсе татар милли-мәдәни җәмгыяте. Быел бәйге тугызынчы тапкыр үтә һәм аның темасы Сөембикә ханбикәгә багышланган. Бу хакта өлкәнең “Идел” газетасы баш мөхәррире, “Татар кызы” бәйгесенең оештыру комитеты рәисе Динара Мәҗитова хәбәр итте.

Әстерхан өлкәсендә “Татар кызы” бәйгесенең темасы ел саен үзгәрә. Мәсәлән, үткән ел ул Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган. Быел оештыручылар Сөембикә ханбикә шәхесенә мөрәҗәгать иткәннәр. “Сөембикә ханбикәнең Ногай Урдасының киң далаларыннан, шушы яклардан чыгуы билгеле”, - ди Динара Мәҗитова.

Бәйгене Сөембикә ханбикә исеме белән бәйләү, катнашучылар аның образын гәүдәләндерергә тырышырга, аңа кагылышлы мәгълүматлар белән таныш булырга тиеш була дигән сүз.

Быелгы бәйге беренче тапкыр ике төркемдә - 14-18 һәм 18-25 яшькәчә кызлар арасында үткәрелә. “Гадәттә бәйге программасында 18 яшьтән өлкәнрәк кызлар чыгыш ясый иде, тик быел яшүсмерләр дә катнашырга теләк белдерде, шуңа күрә без аларны да чакырдык”, - диде Динара Мәҗитова.

Сайлап алу этабы ике ай элек тәмамланган. Шуннан соң оештыручылар кызларга сәнгатьле сөйләм осталыгын үстерү, сәхнәдә чыгыш ясарга өйрәтү максатыннан махсус тренинглар уздырган. 23 октябрьдә “Мелия” кулинария цехында Әстерхан хуҗабикәләренең төп сые - итле пәрәмәч пешереп күрсәткәннәр. Кызларга тематик фотосессия дә оештырылган.

Финалга үтү өчен кызлар Сөембикә образында киенергә, милли ризыклар пешереп тәкъдим итәргә тиеш булган. Динара Мәҗитова әйтүенчә, сый-нигъмәтләрдән - бары тик Әстерхан өлкәсендә генә пешерелүче ногай бәлеше (дөге белән зур ит кисәкләреннән торучы), кабак бүре (кабактан пешерелә) һ.б. милли ашлар булган. Жюри әгъзалары шулай ук кызларның татар телен белү дәрәҗәсенә дә игътибар иткән. Финалга 30 кыздан 13е генә узган.

26 ноябрь көнне “Татар кызы” бәйгесендә җиңүче билгеле булачак. Әстерхан шәһәренең Яшь тамашачы театрында татар кызлары жюри һәм кунаклар алдында үзләренең иҗади номерларын, җыр-бию осталыгын, татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100