news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерхан өлкәсенең «Татар кызы 2018» исеменә Ләйлә Мусаева лаек булды

Әстерханда узган “Татар кызы” төбәк финалына сигез кыз узган.

(Казан, 4 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Әстерханга эшлекле сәфәре кысаларында “Татар кызы” бәйгесенең төбәк этабы финалында катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Әстерханда узган “Татар кызы” төбәк финалына 8 кыз – Салякова Лилия, Смирнова Наилә, Крикун Олеся, Габиева Фәимә, Яппарова Фаина, салиева Карина, Мусаева Ләйлә, Аубәкерова Гүзәл узган. Аларның һәркайсы халкыбызга хас асыл сыйфатларны чагылдырырга, төрле бәйгеләрдә уңган-булганлыгын, зирәклеген күрсәтергә, телебезгә-тарихыбызга мәхәббәтен расларга тырышты.

Бу бәйгене оештыручыларга рәхмәтемне белдерәсем килә. Бу зур эш, моның мәшәкатьләре бик күп. Сайлау да җиңел түгел. Монда 8 берсеннән-берсе матур кыз. Кемнедер аерып үтү дә кыен , — дип билгеләде Васил Шәйхразиев.

Быел Әстерхан өлкәсенең “Татар кызы -2018” бәйгесенең җиңүчесе дип Ләйлә Мусаева табылды. Ул Әстерхан өлкәсенең Нариман районы, Яңа-Күчергановка авылыннан. Кызның башына таҗ киертелде, диплом һәм бүләкләр тапшырылды.

Васил Шәйхразиев исә “Татар телен иң яхшы белүче” номинациясендәге җиңүчене бүләкләде. Бу исемгә Әстерханда яшәүче Фәимә Габиева лаек дип табылган. Кызның ата-бабалары Җәмәле авылыннан. Конгресс исеменнән Милли Шура рәисе Фәимә Габиевага диплом һәм бүләккә планшет тапшырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100