news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерхан өлкәсендә татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр якташлар клубына берләште

Казанда Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте төзелгәч, татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр активлашты, ди Әстерхан вәкиле Роза Бикбаева.

(Казан, 6 апрель, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Әстерхан өлкәсендә татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр берләшеп, “Якташлык” дип аталган клуб төзегән. Бу хакта өлкә татарларының “Дуслык” мәдәни җәмгыяте рәисе урынбасары Роза Бикбаева хәбәр итте, әлеге клубны да ул җитәкли.

“Әстерхан өлкәсендә бүгенге көндә 17 татар авылы исәпләнә. Һәр авылның тарихы үзенчәлекле. Татарлар төрле елларда төрле төбәкләрдән килеп урнашканнар. Һәр авылда үзенең нәселе, төбәге белән кызыксынган бер-ике булса да кеше бар. Бөтендөнья татар конгрессы 2015 елда татар авыллары тарихын язучыларны берләштерә башлады, хәзер инде “Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” төзелде. Аның төбәкләрдә 30дан артык бүлекчәсе эшли башлады. Без уйлаштык та, Әстерханда клуб рәвешендә берләшергә булдык, әлегә унлап әгъзабыз бар”, - дип сөйләде Роза Бикбаева бу атнада Казанга II Бөтенроссия татар авылларын һәм төбәкләрдәге  татар тарихын өйрәнүчеләр җыенына килгәч.

“Төбәк тарихын өйрәнгәндә беренче чиратта күпне күргән, күпне белгән өлкән буынның истәлекләре, хатирәләре ярдәм итә. Әмма аларның саны көннән-көн азая, шуңа күрә без ашыгырга тиешбез, – дип ассызыклый Роза ханым. – Һәр эштә кебек, төбәк тарихын өйрәнгәндә дә башлап йөрүче бер кеше кирәк. Туган җирен җаны-тәне белән яраткан кеше булса, музей оештырырлык, китап чыгарырлык материаллар да туплана, милли-мәдәни тормыш та гөрләп тора. Безнең бүгенге максатыбыз – бу эшкә яшьләрне дә җәлеп итү”.

Роза Бикбаева тумышы белән өлкәнең Нариман районы Кәменни авылыннан. Биредә мәктәптә 32 ел укытучы булып эшләгән. “Мин татар мәдәниятен өйрәнүгә багышланган укыту программасын төзеп, балалар белән факультатив дәресләр үткәрә идем. Без шулай үзебезнең һәм заманында безнең авылдан бүленеп чыккан күрше татар авылларында йөреп, этнографик, фольклор материаллар тупладык, мәктәптә музей ясадык. 1989 елда өлкәдә озак вакытлар тукталып торганнан соң яңадан Сабан туе бәйрәме дә безнең авылда оештырылганын әйтәсем килә. Россиядә бүген татар төбәкчеләре хәрәкәте җанланды, мин дә авылыбыз турында тупланган материалларны китап итеп бастырып чыгарсак бик яхшы буласын аңладым”, - ди Роза Бикбаева.

Казанга төбәкчеләр җыенына Әстерханның “Якташлар” клубыннан биш кеше килде. Алар арасында Шамил Сираҗетдинов кебек үзенең авылы турында инде биш китап чыгарган тарихчы, рәссам Рәүф Мөхсинов һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, Сталинград өчен сугышта Павлов йорты оборонасында көрәшкән Фәйзрахман Рамазановның оныгы Гөлфинә Нурмөхәммәтова да бар иде. Яшь буын вәкилләреннән беренче тапкын 23 яшьлек студент егет Камил Туктаров катнашты.

“Камил Туктаров Әнвәр Алмаев җитәкчелегендәге “Дуслык” татар мәдәни җәмгыятенең дә активисты. Ул безнең янга беренче тапкыр татар телен өйрәнергә теләп килгән иде. Татар теле, тарихы белән чын күңелдән кызыксына. Татар төбәкчеләре җыенында Әстерхан шәһәренең тарихы турында доклад әзерләде. Шәһәргә 1558 елда нигез салынган дип әйтәләр, әмма аның тарихы бик борынгы икәнен барыбыз да беләбез”, - дип Камил белән таныштырды Роза ханым.

Камил үзе турында: “Әстерханда нефть тармагындагы җиһазларга хезмәт күрсәтүче оешмада эшлим. Башта Волгоградта төзелеш институтына укырга кергән идем, узган ел Казанның төзелеш университетына күчтем, читтән торып өченче курста укыйм. Татарстанга, Казанга якынрак буласым килде. Өйдә татарча сөйләшмиләр, шуңа күрә “Дуслык” җәмгыятендә татар теле дәресләре алдым, хәзер татар телен өйрәнүне “Ана теле” онлайн интернет-проекты аша дәвам итәм”, - дип сөйләде.

Әстерхан делегациясе бу юлы төбәкчеләрнең Икенче җыенында Илнур Әбүбәкеровның фотокүргәзмәсен һәм Рәүф Мөхсиновның агач эшләнмәләрен дә күрсәтте. “Туган як тарихын өйрәнүгә китаплар язучылар гына түгел, туган якны фотографиягә төшерүчеләр, рәссамнар да зур өлеш кертә”, - дип ассызыклады Роза Бикбаева.

Якын вакытта "Якташлар" клубының интернетта сайты да булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100