news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерхан өлкәсендәге Сабантуйда дөядә чабышканнар — видео

Быел Әстерхан өлкәсендә Сабантуй өч мәйданда узды.

Әстерхан өлкәсендәге Сабантуйда дөядә чабышканнар — видео
Владимир Васильев/архив

(Казан, 31 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Әстерхан өлкәсе Идел буе районының Җәмәле авылында узган Сабантуйда традицион ат чабышы белән беррәттән, дөя чабышы да булган.

«Быел төбәктә Сабантуй бәйрәме өч мәйданда оештырылды. Мәйданнарның берсендә, Җәмәле авылы янындагы ипподромда, дөя чабышы узды. Бу — Әстерхан халкының күркәм бер традициясе. Мондый чабышлар илдә бүтән беркайда да юк», — дип сөйләде Әстерхан өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Динара Мәҗитова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, Сабантуй шулай ук Әстерханның Дуслык йортында һәм Нариман районының Каңга авылында узган. «Ат һәм дөя чабышларыннан тыш, милли көрәш булды. Шәһәр читендәге Сабантуйларга бара алмаган өлкән яшьтәге кешеләр өчен Дуслык йортында „Әби-бабай бәйрәме“ дигән шигарь астында төрле чаралар үтте», — диде Динара Мәҗитова.

Быел Әстерхан өлкәсендә Сабантуй 29 май көнне узды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Бәйрәмне Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте һәм Әстерхан өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе оештырды.

Барлык мәйданчыкларда да кунаклар өчен җирле һәм Татарстаннан килгән иҗади коллективлар һәм башкаручылар катнашында концерт программасы әзерләнгән иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100