news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әстерхан өлкәсе делегациясе “Алабуга” махсус икътисади зонасында булды

Делегатлар сәнәгать мәйданчыклары төзүдә тәҗрибә уртаклашу өлкәсендә махсус икътисади зона белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә теләүләрен белдерде

(Казан, 3 ноябрь, “Татар–информ”). Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте делегациясе “Алабуга” махсус икътисади зонасында булды. Делегацияне Хөкүмәт рәисе урынбасары – өлкәнең икътисади үсеш министры Әскар Кабикеев җитәкләде. Бу хакта “Алабуга” махсус икътисади зонасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунаклар ТР икътисад министры урынбасары Наил Гобәев җитәкчелегендә килде.
Очрашу барышында “Алабуга” махсус икътисади зонасын Россия махсус икътисади зонасының ТР буенча территориаль идарәсе җитәкчесе Рәсим Гыйматов тәкъдим итте. Ул махсус икътисади зонага прзентация ясады һәм аның эшчәнлегенең үзенчәлекләре, салым һәм таможня прференцияләре хакында сөйләде. Делегатлар финанс һәм норматив база, махсус икътисади зона территориясен оештыруда кластер алымы принципларын куллану, шулай ук инженер инфраструктура булдыру кебек мәсьәләләргә карата зур кызыксыну белдерде.
Аннары Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте делегациясе “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендәге яңа югары технологияле предприятие – “Полиматиз” ЯАҖ белән танышты. Делегатлар сәнәгать мәйданчыклары төзүдә тәҗрибә уртаклашу өлкәсендә махсус икътисади зона белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә теләүләрен белдерде.


news_right_1
news_right_2
news_bot