Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әстерхан балалары сәфәргә җыена
Әстерхан балалары сәфәргә җыена
(Әстерхан, 24 декабрь, «Татар-информ», Дәрига Мәмлиева). Әстерхан өлкәсенең агымдагы елда өлкә буенча үткәрелгән олимпиадаларда җиңүче булган, шулай ук укуда, спорт ярышларында һәм иҗат өлкәсендә зур уңышларга ирешкән балалары тиздән Кыш бабайның туган җире саналган Бөек Устюгка һәм Мәскәү Кремле чыршысына юл алачаклар. Исемлеккә кергән 80 баланың яртысы Бөек Устюгка, ә икенче яртысы Мәскәү Кремле чыршысына бара. Алар арасында бик күп конкурсларда һәм фестивальләрдә җиңеп чыккан Әстерханның «Нур» татар милли иҗат студиясе балалары да бар.
Бөек Устюгка сәяхәт 8 нче гыйнварга кадәр сузылачак. Балалар анда Кар сараенда яшәүче Кыш бабайда кунакта булыр дип көтелә, шулай ук аның остаханәсе һәм элемтә бүлмәсе белән дә танышачаклар. Җигүле пар атларда йөрү һәм тимераякта шуу да балалар күңеленә хуш килер кебек.
Ә Чыршы бәйрәмнәрендә катнашучы балалар, Кремль Сараенда үткәрелгән тантанадан соң, Кызыл Мәйданда һәм Третьяков картиналар галереясендә экскурсиядә булачаклар. Балаларның бу сәфәре белән бәйле бөтен матди чыгымнарны өлкә хакимияте үз өстенә ала. Ә оештыру ягын ата-аналар белән балалар һәм яшьләр эшләре буенча өлкә комитеты тәэмин итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз