Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Степашин «Татмедиа» җитәкчесе Сәлимгәрәевка «Иң күп укучы төбәк» бүләген тапшырды
Татарстан Республикасы «Иң күп укучы төбәк-2023» Бөтенроссия конкурсында җиңүче дип танылды. Бүләкләү тантанасы бүген, 30 ноябрьдә, Мәскәүдә, Россия язучылар һәм нәшриятчылар берлекләре ассоциациясендә узды.
Россия китап берлеге президенты Сергей Степашин «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевка конкурсның төп бүләген тапшырды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Адамова, Татар китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин һәм Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе директоры Ирина Мөхәммәтгәрәева катнашты.
Жюри һәм конкурсны оештыручылар Татарстанның Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсен «Күчмә китапханә» проекты өчен бүләкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз