Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Степанова Россия Кубогы этабында ирекле стиль белән 10 километрга узышта җиңүче булды
Татарстан Республикасын тәкъдим итүче 2022 елгы Олимпия чемпионы Вероника Степанова Хакасиянең Вершина Теи бистәсендә уза торган 2026/2027 елгы сезонның чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының беренче этабында ирекле стиль белән 10 километрга узышта җиңүче булды.
Степанова дистанцияне 27 минут 22,7 секунд эчендә үтә. Икенче урында - Вологда өлкәсеннән чаңгы узышлары буенча Россия Кубогы иясе Алина Пеклецова, ул лидердан 20,8 секундка калыша. Өченче булып Мария Истомина (Ленинград өлкәсе һәм Пермь крае) килә, ул җиңүчедән 50,2 секундка артта калган.
Дүртенче урында тагын бер татарстанлы Анна Корякова, ул 57,4 секундка артта калган. Төмән өлкәсеннән Елизавета Бекишева 1 минут 21,7 секундка артта калып, финишка бишенче булып килә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз