Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Вероника Степанова Хакасия Кубогында ирекле стиль белән 10 чакрымга узышуда җиңде
Республика ярышларында Татарстанны тәкъдим итүче 2022 елгы Олимпия чемпионы Вероника Степанова Вершина Теи бистәсендә узучы Хакасия Кубогында ирекле стиль белән 10 чакрымга узышуда җиңү яулады.
Степанова әлеге дистанцияне 24 минут 9,1 секунд эчендә буйсындырды. Чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогы иясе, Вологда өлкәсе вәкиле Алина Пеклецова икенче урынга лаек булды, ул лидердан 14,1 секундка калышты. Төмән өлкәсеннән Елизавета Бекишева өченче урынны алды, ул лидердан 24,6 секундка соңга калып килде.
Татарстанның тагын бер спортчысы Анна Корякова, лидердан 35,8 секундка калышып, дүртенче урынны яулады. Бишенче позициядә – 44,2 секундка калышкан Санкт-Петербург спортчысы Евгения Крупицкая.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз