news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Стендка ату буенча ярышта катнашучы татарстанлылар Малайзиядә сайлауларда катнашты

Ярышлар тәмамлангач, барлык тренерлар һәм спортчылар сайлауларда тавыш бирде.

(Казань, 18 марта, “Татар-информ”). Стендка һәм пуля белән ату буенча Дөнья чемпионатында катнашучы татарстанлылар Малайзиядә Россия Президенты сайлауларында катнаштылар, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына үз чыганаклары.

Ярышлар тәмамлангач, стендка һәм пуля белән ату буенча җыелма команда әгъзалары, тренерлар һәм спортчылар Россия Президенты сайлауларында катнаштылар. Тавыш бирүне оештыруда Россия Федерациясенең Малайзия Республикасындагы илчелеге ярдәм итте

“Бу минем тормышымда икенче халыкара ярышлар. Алар бигрәк тә исемдә калачак, чөнки ярышларны йомгаклау көнендә без сайлауларда катнаштык. Бу безнең гражданлык бурычы, без Ватаныбыздан еракта да аны үти алдык”, - дип билгеләп үтте хатын-кызлар турнирында бишенче булган спортчы Екатерина Комарова.

“Сайлауларда катнашу  Россия Федерациясе гражданнары бурычы. Минем сайлауда катнашасым килде һәм мин сайладым. Кайда булуга карамастан, син гражданлык бурычын үтәргә тиеш”, - дип ассызыклады стендка ату буенча Татарстан Республикасы җыелма командасының баш тренеры Сергей Демин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100