news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Стендка ату буенча Татарстан беренчелегендә җиңүчеләр билгеле

Стендка ату буенча Татарстан беренчелегендә җиңүчеләр билгеле
Фото: https://minsport.tatarstan.ru

5-6 август көннәрендә Тәтештәге ату мәйданчыгында 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында стендка ату буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.

Турнир «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектының «Демография» милли проектының максатларына туры китереп үткәрелде. Анда 100дән артык спортчы катнашты, алар түгәрәк һәм траншеялы стендта ярышты.

Скитта шәхси зачетта Камил Хәйруллин һәм Самира Шәйдуллина, команда турнирында – Андрей Кушагин, Илья Минкин һәм Никита Подаков составындагы Тәтеш егетләре командасы, Тәтеш һәм Казан кызларының берләштерелгән командасы җиңүче булды. Алар – Камилла Павлушина, Варвара Танькова һәм Самира Шәйдуллина.

Трапта шәхси турнирда Кәрим Насыйров һәм Дарья Савельева беренчелекне яулады, ә Дарья команда беренчелегендә Дара Чупина һәм Юлия Чернова белән бергә икенче алтын медален отты. Егетләр арасында Тәтеш-2 командасы җиңде, алар - Никита Прытков, Тимур Гатауллин һәм Иван Васин, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot