Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Стендап-комик концертына билет алырга теләгән ике казанлыны аферистлар алдаган
Казанда яшәүче ике егет мошенниклар корбаны булган. Алар аферистларга 250 мең сумнан артык акчасын биргән. «Татар-информ»га шәһәр Эчке эшләр идарәсендә хәбәр итүләренчә, егетләр стендап-комикның чыгышына билет сатып алырга теләгән.
Электрон билетлар сатып алырга теләп, Татарстан башкаласында яшәүче 19 яшьлек егет мошенниклар сылтамасы аша узган һәм банк картасы мәгълүматларын язган. Шуннан соң аның счетыннан 119 мең сум акча юкка чыккан.
Нәкъ шундый ук хәлгә 22 яшьлек казанлы да юлыккан. Аның картасыннан 139 мең сум акча юкка чыккан. Әлеге фактлар нигезендә мошенниклык турында җинаять эше ачылган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз