news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог: Коронавирусның «стелс-омикрон» штаммы Россиягә килеп җитте

Казан федераль университетының Прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры Альберт Ризванов хәзерге вакытта Сovid-19 авыруын «омикрон» штаммы китереп чыгаруы турында әйтте. Аның сүзләренчә, «омикрон»ның яңа төркемчәләре дә барлыкка килә. Бу турыда ул «Татар-информ»га биргән интервьюсында сөйләде.

«Хәзерге вакытта «стелс-омикрон» штаммы иң киң таралган штамм булып санала. Ул башкаларына караганда тизрәк йога», – дип сөйләде галим.

Төрле илләрдә вирусның төрле вариантлары киң тарала. Альберт Ризванов сүзләренә караганда, аларны башка илләргә сәяхәт итүчеләр алып кайтырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100