news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Стефан Берг: “Универсиаданың Казанда узуы өчен Россия Хөкүмәтенең тырышуы – мөһим күренеш”
Стефан Берг: “Заявка бирү комитеты һәм Россия студентлар спорты федерациясе арасындагы тыгыз хезмәттәшлек зур әһәмияткә ия”
Скопировать ссылку
(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Казан Кремлендә, ФИСУ Башкарма комитеты вице-президенты Стефан Берг җитәкчелегендәге Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) делегациясе әгъзалары белән очрашуында, республика җитәкчесенең сәламләү чыгышыннан соң, Стефан Берг та үз чиратында җавап фикерләрен җиткерде.
“Татарстан җирендә җылы кабул итүегез өчен Сезгә тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Казанда ике көн дәвамында вакытыбызны файдалы үткәреребез дип ышанам”, - дип башлады чыгышын ФИСУ Башкарма комитеты вице-президенты. “Кичә без Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында, үзебез өчен бик мөһим бер фактны – 2013 елгы Универсиаданың Казанда узуын, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең дә тулысынча хуплавын һәм моңа булышлык итүенә теләвен ачыкладык. Универсиаданың иң югары хакимият түрәләре тарафыннан хуплануы, гадәттән тыш мөһим факт. Универсиада уеннары нәкъ шундый илләрдә үтә дә инде”, - ди Стефан Берг.
Ул Универсиада уздыруга дәгъва кылу буенча заявка бирү комитеты һәм Россия студентлар спорты федерациясе арасында тыгыз хезмәттәшлек хакимлек итүен дә ассызыклап узды. “Безгә милли спорт федерацияләре, студентлар спорты берлекләренең Хөкүмәт белән тыгыз элемтәдә булмавын да очратырга туры килгәләде. Шуңа күрә сезнең мисалда без нәтиҗәле эш рәвешен күрдек, спортның заманча җәмәгатьчелектә нинди хәлиткеч роль уйнавына инандык. Россия – зур спортны алга сөрүче илләрнең берсе. Барлык Универсиада уеннарында да Россия вәкилләре яхшы күрсәткечләр бирә. Россия югары дәрәҗәдәге спорт ярышларын һәрвакыт яхшы кабул итә һәм уңышлы гына уздырып җибәрә”, - дип белдерде Стефан Берг.
Очрашу барышында хоккей турында да сүз кереп китте. Минтимер Шәймиев бу уңайдан, кичә Россиянең Финляндия белән матчында, 4 алканың икесен Татарстан “бишлеге” уенчылары кертүен билгеләп узды. Стефан Берг Швеция вәкиле буларак, кичәге матч нәтиҗәсендә, Швеция җыелма командасының Канада тарафыннан отылганын искәртеп үтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot