news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге 2026 елда пенсия билгеләү шартларын атады

2026 елда 1962 елгы ир-атлар һәм 1967 елгы хатын-кызлар картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукына ия булачак. Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Пенсия билгеләү өчен ким дигәндә 15 ел иминият стажы һәм кимендә 30 пенсия коэффициенты булырга тиеш. Әгәр бу шартлар үтәлсә, пенсия автомат рәвештә яки гариза биргәннән соң билгеләнә. Әгәр дә стаж яки индивидуаль пенсия коэффициенты җитәрлек булмаса, хәлне үзгәртү мөмкинлеге бар. Моның өчен гражданин стажын һәм пенсия коэффициентлары санын арттыру өчен хезмәт эшчәнлеген дәвам итә яки иминият взносларын фиксацияләнгән күләмдә ирекле рәвештә түли ала», – дип сөйләде ул.

Әгәр бернинди чара да күрелмәсә, минималь стаж яки 30 индивидуаль пенсия коэффициенты булмаса, гражданин бары тик социаль пенсиягә генә исәп тота ала. Бу очракта ул стандарт пенсия яшеннән биш елга соңрак билгеләнә: ягъни ир-атлар өчен – 70, хатын-кызлар өчен 65 яшьтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot