news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ставропольдән Рөстәм Хәмитов: Барханчак авылы мәчетен салырга Татарстан булыша

«Барханчыктагы мәчетебезне төзергә Рәис булыша дигән сүзне ишеткәч, бөтен авыл халкы Татарстан һәм Рөстәм Миңнеханов өчен дога калды», – диде ул.

Ставрополь краеның «Бәйрәм» татар мәдәнияте оешмасы рәисе Рөстәм Хәмитов Кече Барханчак авылы мәчете төзелешенә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов акча бүлеп биргәнен әйтте.

«Барханчактагы мәчетебезне төзергә Рәис булыша дигән сүзне ишеткәч, бөтен авыл халкы Татарстан һәм Рөстәм Миңнеханов өчен дога кылды. Татарлар кайда яшәсә дә, алар Татарстанга тартыла. Безне онытмаганыгыз өчен рәхмәт! Барханчак авылы мәктәбенә Муса Җәлил исемен бирү буенча эш алып барабыз, аның бюстын да куярга хыялланабыз», – диде ул XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында.

  • Кече Барханчакта мәчет 2019 елда төзелә башлый. Бүгенге көндә мәчеттә төзелеш эшләре дәвам итә. Гомуми мәйданы өч мең квадрат метр булган җир участогында урнашкан мәчет бинасы авылның үзәгендә уңайлы урында урнашкан.

Аның әйтүенчә, Ставрополь краенда 9 меңгә якын татар яши. «Татарлар 200 ел элек Казан һәм Вятка губернасыннан күченеп килгән. Эре мал, сарык асраганнар. Безнең халык әле дә шуның белән шөгыльләнә. Бодай, арпа үстерәләр», – дип таныштырды ул.

«Татар мәдәнияте үзәге 2006 елда эшен башлады. Татар халкы телен саклап яши. Бер генә чара да татар җырларыннан башка үтми. Мәсәлән, мәдәният йорты кабинетында татар теле дәресләре үтә. Сабантуй уздырабыз, Татарча диктант акциясе, «Җәлил укулары», «Минем авылым – шәҗәрә» бәйгеләрендә катнашабыз. Махсус хәрби операциясе башлангач, гуманитар ярдәм җыю пунктын ачтык. Хәзер дә без аларга булышабыз. Авылыбыздан 16 егетебез махсус операциягә китте. Аларның кайтканын көтеп торабыз», – диде Рөстәм Хәмитов чыгышында.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100