news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ставропольдә күпкатлы йортта көнкүреш газы шартлаган

Ставропольдә Тухачевский урамындагы күпкатлы йортларның берсендә көнкүреш газы шартлаган. Бу хакта шәһәр мэры Иван Ульянченко Telegram-каналда хәбәр итте.

Шартлау нәтиҗәсендә хатын-кыз зыян күргән, хәзер табиблар аны хастаханәгә алып бара.

Урында шәһәрнең барлык ашыгыч хезмәтләре эшли, йорт коммуникацияләрдән өзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100