news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ставропольдә автобус ашлык ташучы машинага бәрелеп, егермедән артык кеше имгәнгән

"Кавказ" юлының Андропов районындагы фаҗигадә бер кеше һәлак булган, рейс автобусы пассажирларын хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 19 август, “Татар-информ”). Ставропольнең Андропов районында рейс автобусы һәм ашлык ташучы йөк машинасы бәрелешеп, егермедән артык кеше имгәнгән һәм бер кеше үлгән. Бу хакта "Интерфакс"ка үз чыганагы  хәбәр иткән.

"Кавказ" юлының Андропов районында Мәскәү вакыты белән 4 сәгать 5 минутта рейс автобусы һәм ашлык ташучы йөк машинасы бәрелешкән. Беренчел мәгълүматлар буенча, егермедән артык кеше имгәнгән һәм бер кеше һәлак булган”, дип сөйләгән агентлык әңгәмәдәше. Ул һәлакәт урынында ашыгыч ярдәм хезмәтләре эшләвен өстәп әйткән.

Төбәкнең Юл куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсендә әлеге фактны раслаганнар, әмма күпме кеше зыян күрүен әле ачыкламаганнар. Идарә вәкиле Евгений Синицын автобус пассажирларын хастаханәгә озатуларын хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, “Кавказ” федераль юлының 9нчы чакрымында "Сетра" автобусы йөк машинасы бәрелешкән. Автобус Тбилиси – Краснодар маршруты буенча барган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot