news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ставрополь краеннан Екатерина Войтышева Россиянең ел студенты булды

Татарстан студентлары дүрт номинациядә иң яхшылары дип табылды

(Казань, 26 ноября, «Татар-информ», Алсу Сафина). Кичә Казанда Россиянең 2014 ел студентының исеме аталды: ул Ставрополь дәүләт аграр университетында белем алучы Екатерина Войтышева булды. Идел буе спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатория корпусында “2014 ел студенты” Россия илкүләм премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Бу чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының балалар һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә Дәүләт сәясәте департаменты директоры Александр Страдзе, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий, Россия Студентлар һәм студентлар берләшмәләре ассоциациясы рәисе Вячеслав Адерихин, ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров катнашты.

“Ел студенты” Россия илкүләм премиясе быел беренче тапкыр уздырыла.  “Ел ачышы” номинациясендә КФУ студенты Илһам Галиуллин җиңү яулады. Ирекле студент итеп Ставрополь краеннан Виктория Ткачук танылды. Брянск өлкәсеннән Елена Капанжи елның чит ил студенты булды.

Алтай Республикасыннан Виктория Цишецкаяны жюри ел җәмәгатьчесе итеп сайлады. Воронеж дәүләт университетыннан Елена Тюрина ел журналисты булды. 

“Ел спортчысы” номинациясендә җиңүчеләр икәү иде: Антон Корнилов (ИЭУП) һәм Екатерина Анфиногенова (Санкт-Петербург дәүләт технология һәм дизайн университеты). Моннан тыш, “Ел интеллекты” исемен Дарья Морозова алды (Иваново дәүләт энергетика университеты), ә елның иҗади шәхесе буларак Константин Бутусов танылды (КИТТУ-КХТИ).

“Елның студентлар лидеры” номинациясендә Лилия Диярова җиңде (КИТТУ-КХТИ).

Җиңүченең исеме аталыр алдыннан, тантанада катнашучыларны Александр Страдзе һәм Илдар Халиков сәламләделәр. 

Александр Страдзе Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливановның Россия студентлар берлеген булдыру турында боерыкны имзалавын хәбәр итте.

Илдар Халиков, Казанда Россиянең иң яхшы студентлары җыелды, дип билгеләп үтте. “Оештыручыларның шундый форумны уздыру мәйданчыгы итеп Казанны сайлаулары безнең өчен зур горурлык, без монда көч һәм талантларның туплануын күзәтәбез”, - диде ул. Шуннан соң ТР Хөкүмәте башлыгы конкурсның Гран-при иясе исемен атады.

“2014 ел студенты” исеменнән тыш, Ставрополь дәүләт аграр университеты студенты Екатерина Войтышева 200 мең сумга сертификатка ия булды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100