news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ставрополь краенда узган «Көньяк Сабантуй»га Россиянең сигез төбәгеннән кунаклар килгән

Ставрополь краенда узган «Көньяк Сабантуй»га Россиянең сигез төбәгеннән кунаклар килгән
ТР Яшел Үзән районы матбугат хезмәте

Ставрополь краендагы Кече Барханчак авылы мәдәният йортында «Көньяк Сабантуй» татар милли бәйрәме уза. Бәйрәм үз эченә милли җырлар, биюләр, уеннар белән концерт программасын ала. Кунакларны татар ризыклары белән өстәл көтә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

https://tatar-congress.org/

Бәйрәмдә Ставрополь крае мәдәният министры Татьяна Лихачева, Ставрополь крае буенча баш федераль инспектор Юрий Бочаров, Ставрополь краеның Ипатов шәһәр округы башлыгы Вера Шейкина катнаша.

Шулай ук чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Аппараты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов һәм милли мәгариф һәм мәдәният комитет җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов катнаша.

https://tatar-congress.org/

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100