news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ставрополь краенда микроавтобус белән юл һәлакәтендә алты кеше үлгән

Бүген 13 сәгать 05 минутта, Әстерхан-Ставрополь автомобиль юлының 502 нче километрында, Ставрополь краеның Петров районында, Chevrolet Cruze җиңел машинасы каршы як полосага чыгып, Кече Барханчак авылыннан Ставропольгә пассажирлар илтүче микроавтобус белән бәрелешә. Авариядә алты кеше һәлак була.

Юл һәлакәте урынында биш кеше һәлак булган, алтынчы зыян күрүче хастаханәдә үлгән. Үлүчеләр арасында бер бала бар.

Төбәкнең дәүләт автоинспекциясе хәбәренә сылтама белән бу хакта «ТАСС» агентлыгы яза.

Башта Ставрополь крае губернаторы Владимир Владимиров үзенең Телеграм-каналында авариядә, якынча мәгълүматлар буенча, сигез кеше үлгәнен хәбәр иткән булган. Соңрак корбаннар саны тәгаенләштерелгән.

 

 

Фото: © Ставрополь крае Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте

Төбәкнең сәламәтлек саклау министры Владимир Колесников Telegram-каналда, һәлак булучыларның төгәл санын ачыклау өчен, авария урынында экспертлар эшләгәнен әйткән булган, чөнки машиналарның икесенә дә ут капкач, үлүчеләрне шундук ачыклау мөмкин эш түгел.

«Хастаханәгә китерелгән биш кешенең өчесенең хәле уртача авырлыкта, икесе – авыр хәлдә. Хәзерге вакытта 49 яшьлек хатын-кыз операция бүлмәсендә. 14 яшьлек үсмер малайга операция ясадылар, хәзер шокка каршы терапия үткәрелә», – дигән министр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ставрополь буенча дәүләт идарәсе матбугат хезмәтендә, аңында булган зыян күрүчеләр һәм аларның туганнары белән Росия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы психологлары эшләвен хәбәр иткәннәр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100