news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Стасишин: Шәхси торак төзелеше өчен 1 процентка кадәрле субсидияле ипотека булырга мөмкин

Россия Федерациясендә эскроу-хисаплар кулланып, шәхси торак төзелеше өчен йорт комплектлары сатып алуга ташламалы ипотека программасын башлап җибәрергә мөмкиннәр. Бу хакта Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин хәбәр итте, дип яза «Газета.ru».

Спикер сүзләренчә, бу кредитны 1 процентка кадәр субсидияләячәкләр. Ягъни ул гражданнар өчен нәтиҗәдәге бәягә тәэсир итмәячәк.

Ул шулай ук инициативаны төзелеш подряд оешмаларына да җәелдерергә теләүләрен әйтте.

Подрядчыларга шәхси торак төзелешенә үзебездә җитештерелгән материаллар кулланылган йорт комплектларыннан эскроу-хисаплар кулланып килешү төзергә рөхсәт итүче закон проекты элегрәк Дәүләт Думасында беренче укылышта ук кабул ителгән иде инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot