news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Старый амбар” трактирындагы янгынның якынча сәбәпләре билгеле булды

Хәзер һәлакәт урынында Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре һәм башка экспертлар эшли.

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). “Старый амбар” трактирында мангалда күмер өстендә азык әзерләгәндә һава суыра торган системадагы майларга ут кабу аркасында янгын чыгарга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казанда Әмирхан проспектында трактирда янгын кичә кич түбәдән башланган. Янгын турында хәбәр 22.39 сәгатьтә 112 номерына килгән һәм 0.22 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр. Коткаручыларның соңгы мәгълүматларына караганда, янгын 450 кв. метрга зыян салган.

Хәзер һәлакәт урынында Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре һәм башка экспертлар эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot