news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи уенга теркәлү башланды

Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи уенга теркәлү башланды
Фотоны оештыручылар тәкъдим итте

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан «Җиңү волонтерлары» һәм «Бердәм Россия» партиясе «Безнең Җиңү» Халыкара тарихи онлайн-уенына теркәлү башлануы турында игълан итте. Ярыш Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан 5 майда узачак. Быел проект сугыш вакытында фронт һәм тыл элемтәсенә багышланган.

«Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең башкарма директоры вазифаларын башкаручы Артемий Киселев хәбәр иткәнчә, быел уенны фронттан еракта – завод цехларында, хастаханәләрдә һәм тимер юлда көн саен Җиңүне якынайтучыларга багышлаганнар.

Ул билгеләп үткәнчә, бу – башкарган эшләре яңалыклар сводкасына сирәк эләксә дә, Җиңүдә төп рольне уйнаган кешеләрнең тулы бер буынына рәхмәт белдерү ысулы.

«Безнең Җиңү» уены индивидуаль форматта узачак. Катнашучылар алдында блокка бүленгән 15 сорауга җавап бирү бурычы тора. Биремнәргә тарихчылар тикшергән архив материаллары, фото һәм видеоязмалар кертелгән.

Сораулар тыл хезмәткәрләренә – завод эшчеләренә, авыл хезмәтчәннәренә, табибларга, армияне барлык кирәк-яраклар белән тәэмин иткән һәм солдатлар белән бертигез дәрәҗәдә батырлык күрсәткән һәркемгә багышланган.

Уенда 14 яшьтән өлкәнрәк теләгән һәркем катнаша ала. Уенчыларга уңайлы булсын өчен уен башлануның ике вакыты каралган – Мәскәү вакыты белән 10:00 һәм 15:00 сәгатьтә. Чит илдән катнашучылар теләсә кайсы трансляциягә тоташа алачак.

Һәр уен нәтиҗәләре буенча Россиядән иң яхшы 10 катнашучы һәм чит ил уенчылары арасында 5 җиңүче билгеләнә. Финалга чыгучыларга - исемле сертификатлар, ә иң кыска вакыт эчендә иң күп балл җыйган катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Нәтиҗәләр 2026 елның 13 маена кадәр билгеле булачак.

Проектның рәсми сайтында уенга теркәлергә була инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot