news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Стартаперлар "Kazan Startup Week"ка 1 млн доллар чамасы акча җәлеп иткән

Моннан тыш, Владимир Путинга Россиядә Стартаперлар көнен булдыру тәкъдиме белән хат юллана

  (Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның ИТ-паркы 5 еллыгына багышланган "Kazan Startup Week" чарасы тәмамланды. Стартаперлар Россия Президенты Владимир Путинга ачык хат юллаган һәм инвесторлар белән 980 мең доллар күләмендә акча кертү турында килешкәннәр, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

15-23 ноябрьдә "Kazan Startup Week"ны үткәрү вакытында оештыручылар, шулай ук катнашучылар тәҗрибә туплады, яңа эшлекле элемтәләр җайга салды. Шулай ук Владимир Путинга Россиядә Стартаперлар көнен булдыру тәкъдиме белән язылган хатны имзаларга тәкъдим ителде. Календарьда янаңа истәлекле дата пәйда булуы белән кызыксынучылардан имзалар җыю өчен хат онлайн-петицияләр сайтына урнаштырылачак.

Фотосурәт itpark-kazan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100