news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Стәрлетамактагы «Авангард» заводындагы шартлау аркасында өч кеше һәлак булган

Стәрлетамактагы «Авангард» заводындагы шартлау аркасында өч кеше һәлак булган. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Ул аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтеләчәген билгеләп үтте.

Моннан тыш, коткаручылар җимерекләр астыннан барлык зыян күрүчеләрне чыгарганнар. Биш зыян күрүчене Уфа хастаханәсенә күчергәннәр, аларның икесе — авыр хәлдә.

Исегезгә төшерәбез, шартлау җомга көнне булды. Шәһәр администрациясе вәзгыятьнең контрольдә булуын билгеләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot