news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Стәрлетамакта туган телләр һәм әдәбият буенча республика олимпиадасы үтте

Стәрлетамакта туган телләр һәм әдәбият буенча республика олимпиадасы үтте
Фото: tatar-congress.org

2026 елның 13-14 гыйнварында Стәрлетамак шәһәренең 2нче интернат-лицеенда 9-11 сыйныф укучылары өчен туган (татар, мари, чуаш, удмурт, мордва) телләр һәм әдәбият буенча республика олимпиадасы үтте. Аны Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы оештырды.⠀Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Туган телләр һәм әдәбият буенча республика олимпиадасында катнашу өчен республиканың иң талантлы укучылары җыелган.

13 гыйнварда язма һәм иҗади турлары узды. Бүген, 14 гыйнварда исә ябылу тантанасы, җиңүчеләрне бүләкләү булды. Олимпиадада катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Татарстанның Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов һәм УФһТУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Альбина Хәлиуллина сәламләделәр.

Данис Фәнис улы татар теле буенча олимпиада җиңүчеләренә һәм призерларына Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, дәүләт вәкилләре, татар теле һәм әдәбияты белгечләре, татар җәмәгатьчелеге катнашты, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot