Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Стәрлетамакта тантаналы төстә «Мөхәммәтсәлим» мәчете ачылды
Кичә, 19 августта, Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин һәм җирле меценатлар чакыруы буенча Мәскәү шәһәре мөфтие, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир хәзрәт Крганов җитәкчелегендәге Россия мөселманнары Дини җыены делегациясе Стәрлетамакка эш сәфәре барышында 2012 елда төзелә башлаган «Мөхәммәтсәлим» мәчетен ачу тантанасында катнашты. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Делегация составында шулай ук Кемерово өлкәсе мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев һәм Луганск Халык Республикасы мөфтие Мөхәммәт хәзрәт Гамбәров та бар иде. Мәчет ачылу Башкортстан мөселман бергәлеген үстерү һәм җирле халык арасында рухи кыйммәтләрне ныгытуда тагын бер адым булды. Чара Изге Коръәннән аятьләр уку белән башланды.
Мәчетне ачу тантанасында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров, Стәрлетамак хакимияте башлыгы Рөстәм Газизов, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур Биргалин һ.б. мактаулы кунаклар катнашты.
Аллаһ йорты 2012 елда төзелә башлаган. Аның гомуми мәйданы 610 квадрат метр тәшкил итә, мәчеткә 500-700 кеше сыя. Бинада намаз уку залы, никах һәм исем кушу йолалары өчен бүлмәләр бар. Мәчет территориясендә ике административ бина: хуҗалык блогы һәм пансионат урнашкан. Киләчәктә биредә укыту корпусы, балалар һәм спорт мәйданчыклары, парк, Сабан туе өчен мәйданчык, пансионат, кафе һәм машиналар өчен парковка ачарга ниятлиләр.
«Мөхәммәтсәлим» мәчете – Стәрлетамак шәһәрендәге өченче Аллаһ йорты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз