Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Стәрлетамакта «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән» сәнгатьле уку бәйгесе узган
Стәрлетамакта «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән...» сәнгатьле уку бәйгесенең зональ этабы башланган. Зональ этап кысаларындагы беренче конкурс Авыргазы районы Талбазы авылы лицеенда узган. Быел бәйгедә катнашучылар Муса Җәлил шигырьләрен укый. Бу хакта Стәрлетамак шәһәре татар этномәдәни белем бирү үзәге хәбәр итә.
Бәйге инде 15 ел дәвамында Халыкара туган телләр көне кысаларында уза. Аны Уфа фән һәм технологияләр университетының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы оештыра. Ул төрле елны төрле шагыйрь һәм язучының иҗатын яттан сөйләүне күздә тота. Быел зональ этапта катнашучылар Муса Җәлил шигырьләрен укый. Җиңүчеләр 19 мартта Стәрлетамак университетында Габдулла Тукайга багышланган шигырьләр яки проза әсәрләреннән өзекләр белән чыгыш ясаячак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз