news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә Шәехзадә Бабичка бюст ачылды

Бүген Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм шагыйрь Шәехзадә Бабичка бюст ачылды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Бөтендөнья башкорт корылтаеның матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, ул Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамактагы филиалы бинасында урнаштырылган. Аны югары уку йортына Стәрлетамак шәһәренең башкорт корылтае бүләк иткән.

Бюст шәһәрдәге архитектура һәйкәле саналган тарихи биналарның берсендә куелган – хәзер биредә педагогика һәм психология факультеты аудиторияләренең бер өлеше урнашкан.

Бюстның авторы – скульптор Владимир Дворник. Аның танылган һәм әһәмияткә ия эшләре арасында Уфада шагыйрь-мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулла һәйкәлен; СССРның халык артисты Арслан Мөбарәков һәйкәлен; Башкортстанның халык язучысы Зәйнәп Биишева бюстын; Уфаның Җиңү паркындагы үзәк аллеяда Миңнегали Шәйморатов һәм Таһир Кусимов бюстлары бар.

Стәрлетамактагы бюст – күренекле шагыйрьгә куелган бишенче һәйкәл, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100