news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Стәрлетамакта көнкүреш газы шартлаган, бер кеше һәлак булган, җиде кеше зыян күргән

Стәрлетамакта күп катлы йортта газ шартлап, бер кеше һәлак булган һәм җиде кеше зыян күргән. Бу хакта шәһәр администрациясе хәбәр итә.

Шартлау Артем урамында урнашкан күп фатирлы йортта булган. Икенче каттагы фатирда шартлау дулкыны рамнары белән бергә тәрәзәләрне бәреп аткан. Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм медицина хезмәткәрләре эшли.

«Якынча мәгълүматлар буенча, һәлакәттә җиде кеше зыян күргән, шуларның икесе – балалар. Балигъ булган бер кеше һәлак булды», – дип белдерде хакимиятләр.

Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100