news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Стәрлетамакта газ шартлаган, 16 кеше зыян күргән

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә бер бинада шартлау булган.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, 16 кеше зыян күргән, алар арасында балалар һәм һәлак булучылар юк.

Әйләнә-тирә мохит сыйфатын контрольдә тоту оештырылды, диләр төбәк хакимиятендә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында өстәп әйтүләренчә, шартлау нәтиҗәләрен бетерүдә 42 кеше һәм 15 берәмлек техника катнаша, вазгыять контрольдә тотыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot