news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Стәрлетамакта «Габдулла Тукай Стәрлетамакка килә!» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды

Стәрлетамакта «Габдулла Тукай Стәрлетамакка килә!» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды
ВКонтакте социаль челтәрендәге «Стәрлетамак татарлары» төркеме

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай Стәрлетамакка килә!» дип исемләнгән зур бәйрәм чарасы узган. Тантана башланыр алдыннан кунаклар өчен бай эчтәлекле күргәзмә оештырылган, җанлы фикер алышулар узган, ә милли ризыклар белән каршы алу кичәгә чын татарча кунакчыллык төсмере өстәгән. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Стәрлетамак татарлары» төркеме хәбәр итә.

Бәйрәм программасы милли музыка, шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барган. Кичәнең сценарие Стәрлетамак шәһәренең кечкенә татар авылыннан төрле милләтләр дус-тату яшәгән зур калага әверелүе тарихы һәм Габдулла Тукай иҗатының бу үсеш белән бәйләнеше турында сөйләгән. Тукай һәм Су анасы образларын оста гәүдәләндергән алып баручылар кичәне тагын да җанландырып җибәргән.

Чара барышында Стәрлетамакта татар телен өйрәнү, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау юнәлешендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Бәйрәмнең иң күркәм мизгеле – татар телендәге бәйгеләрдә җиңү яулаган 140 мәктәп укучысына һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчегә истәлекле бүләкләр тапшыру булды. Балаларның туган телдә шигырьләр укуы кичәгә ямь өстәде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot