Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Стәрлетамак шәһәрендә «Туган илем – иркә гөлем» сәнгатьле уку конкурсы үтте
Стәрлетамак шәһәрендә традицион булган «Туган илем – иркә гөлем» сәнгатьле уку конкурсы үтте. Бәйгене чын мәгънәсендә шигърият бәйрәме дип атарга мөмкин, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Яшь конкурсантлар 62 нче балалар бакчасы мәйданчыгында көч сынашты. Иң яшенә - бары тик 4 яшь. 5 нче гимназиядә 1-11 нче сыйныф укучылары чыгыш ясады.
Милли киемнәрдәге балалар шигырьләрен татар, чуваш телләрендә сөйләде. Сәхнәдә алар үзләрен оста тотулары һәм шагыйрьләр иҗатын күңелгә үтәрлек итеп сәнгатьле укулары белән сокландырды.
Жюри составында тәрбиячеләр һәм укытучылар гына түгел, фән кандидатлары, атказанган мәдәният эшлеклеләре, шагыйрь Рәсим Шәфи-Рәхмәт, җырчы Руслан Бәйрәмов, шәһәрдәге милли-мәдәни үзәкләрең әгъзалары да катнашты.
«Телебезне саклаучы укытучыларга, тәрбиячеләргә, әти-әниләребезгә, балаларга зур рәхмәт! Телебезне хөрмәт иткән, шагыйрьләребезне яратып укыган балаларның үсеп килүе киләчәктә милләтебезнең ныклы терәге булачагына ышаныч уята», – ди оештыручылар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз