news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Стәрлетамак башкорт драма театрына Илшат Юмагулов исеме бирелгән

Башкортстанның Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсенең драма театрына башкорт театр эшлеклесе Илшат Юмагулов исемен бирү тантанасы булды.

Башкорт актеры, драматург һәм педагог, Россиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты, театр-концерт берләшмәсенә нигез салучы Илшат Юмагулов хөрмәтенә аның сыны куелды. Бу турыда республиканың Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.

Бюстны ачу тантанасында Башкортстан мәдәният министры урынбасары Алмаз Сәетов, Стәрлетамак хакимият башлыгының беренче урынбасары Артур Гафаров, Куюргазы районы корылтае башкарма комитеты рәисе Юлай Ишмөхәммәтов, РБ театр эшлеклеләре берлеге рәисе Әхтәм Әбүшахманов, РБ ның атказанган сәнгать эшлеклесе, Салават Юлаев премиясе лауреаты Гөлдар Ильясова һәм Илшат Юмагуловның хатыны – Башкортстанның халык артисты Рәмзия Хисамова катнашты.

Тантаналы чарадан соң кунаклар актер, режиссер, педагог һәм драматург биографиясенә һәм иҗатына багышланган күргәзмәдә булды. Илшат Хәлил улының шәхси предметлары коллекциясен театрга туганнары тапшырды.

Илшат Юмагуловның элегрәк «Мөхәббәт кҡоштары» исеме астында барган «Һөйәрҙәргә ҡапҡан» пьесасы буенча куелган спектакль күрсәтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100