news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Стәрлебашта Мөхәммәтшакир Тукаевка һәйкәл куелгач, бу шәхескә карата кызыксыну арткан

Мөхәммәтшакир Тукаев (1862 — 1932) — татар иҗтимагый эшлеклесе, ахун, мәгърифәтче, Россия империясенең 2нче һәм 3нче чакырылышына сайланган Дәүләт Думасы депутаты.

2021 елда Башкортстанның Стәрлебаш авылында Мөхәммәтшакир Тукаевка һәйкәл куелгач, халыкта мәгърифәтчегә карата кызыксыну арткан.

«Һәйкәл куелгач, халыкта Мөхәммәтшакир Тукаевка карата кызыксыну артты. Күргән кеше, кем булган ул, дип сораша, укый. Үземнән дә сораганнары булды. Хәзер авылда Тукаевны белмәүчеләр сирәктер», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Башкортстанда иҗат итүче язучы Хисаметдин Исмәгыйлев.

Бронзадан коелган һәйкәл район китапханәсе каршына урнаштырылган.

 

Фото: © Рифат Каюмов

«Һәйкәл куюны Мифтахетдин Акмулла исемендәге мәгърифәт-мәдәният фонды җитәкчесе һәм оештыручысы Ягъфәр Хисмәтуллин оештырып йөрде. Аның бәясе ике миллион сумнан артты. Берешәр миллион сумны чыгышлары белән Куганакбаш авылыннан булган, хәзер Мәскәүдә яшәүче бертуган Ишмияровлар бирде», - диде Стәрлебаш китапханәсе мөдире Рабига Надыршина.

  • Тукаев Мөхәммәтшакир Мөхәммәтхарис улы (1862 ел — 1932) — татар иҗтимагый эшлеклесе, ахун, мәгърифәтче, Уфа губернасыннан Россия империясенең 2нче (1907 ел) һәм 3нче (1907-1912 еллар) чакырылышына сайланган Дәүләт Думасы депутаты. Мөхәммәтшакир Мөхәммәтхарис улы 1862 елның 14 гыйнварында Башкортстан Республикасы Стәрлебаш авылында туа. Тукаевлар нәселеннән, ишаннар, имамнар һәм мөдәррисләр династиясе заты. Башлангыч белемен Стәрлебаш мәдрәсәсендә ала. Оренбург татар укытучылар мәктәбендә укый. 1914 елның июнендә Санкт-Петербургта үткән Бөтенроссия мөселманнары съезды делегаты. 1898 елда чыккан «Тарих Эстәрлебаш» китабының авторы. Аның тырышлыгы белән 1909 елда Эстәрлебашта малайлар өчен казна мәктәбе, 1914 елда — кызлар мәктәбе ачыла. Гомеренең соңгы еллары Оренбургта үтә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100