news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Станциядә мәчет төзелә

Алга таба часовня да төзеләчәк

 (Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). Кайбыч районының Колаңгы станциясендә күп милләтле халык яши. Хәзер биредә мәчет төзелеше тулы куәтенә дәвам итә. Алга таба часовня да төзеләчәк.

“Мәчетнең бурасын Гает бәй¬рәменә кадәр үк кү¬тә¬реп куйган идек. Узган атнада яңадан эшли башладык. Хәзер бер-ике көннән түбә калае кайтачак, түбәсен япкач, манарасын урнаштырачакбыз. Идән, түбә такталары әзер, тәрәзәләргә дә заказ бирелгән, тирә-ягын җыештырасы, рә¬шәт¬кәләп тотасы гына кала. Бер атна эчендә эшне тө¬гәлләргә исәплибез”, – дип эш барышы турында белдерә төзелеш бригадасы җитәкчесе Заһир Зарипов “Кайбыч таңнары”газетасына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100