news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде

Океан артыннан әйләнеп кайтканнан соң, һөҗүмче Александр Бурмистров беренче алкасын кертте.

Станислав Галиевның туган көнендә керткән голы "Ак Барс"ка җиңү китерде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында Хельсинкиның “Йокерит” командасын отты.

Казанның “Татнефть-Арена” боз сараенда узган матч “Ак Барс” командасы файдасына 2:1 исәбенә төгәлләнде. Боз хуҗаларыннан алкаларны бүген 26 яшен тутырган Станислав Галиев (8 нче минут) һәм Александр Бурмистров (24 нче минут) кертте.

Шунысын да әйтергә кирәк, Бурмистров керткән алка 26 яшьлек һөҗүмченең НХЛдагы карьерасын төгәлләп Казанга кайтканнан соң керткән беренче голы булды. Моңа кадәр ул 4 уенда голга китергән ике нәтиҗәле пас биргән иде.

Кунаклар өченче периодта бер алка белән җавап бирә алды.

Сүз уңаеннан, КХЛ тарихында көндәшләрнең бүгенге уенга кадәр 7 тапкыр очрашканы бар иде – аларның дүртесендә Казан клубы җиңү яулаган. Быелгы сезонда Хельсинкида узган уен исә “Йокерит”ның җиңүе белән төгәлләнде (3:1).

19 гыйнварда “Ак Барс” үз бозында “Слован” командасын кабул итә.

КХЛ. Даими чемпионат. “Ак Барс” (Казан) – “Йокерит” (Хельсинки) – 2:1 (1:0, 1:0, 0:1).

1:0 Галиев (Марков, Зарипов, 07:58)
2:0 Бурмистров (Клинкхаммер, Глинкин, 23:01)
2:1 Лепистё (Регин, 55:26, күплектә).
Капкачылар: Гарипов – Запольски. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100