news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Станислав Галиев Россиянең хоккей буенча җыелма командасында Олимпиадада катнашачак

«Ак Барс»ның элеккеге һөҗүмчесе җыелма команда составында Кирилл Марченконы алмаштырачак.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Артур Хәлилуллов). Мәскәү «Динамо»сы форварды, Казан «Ак Барс»ының элеккеге һөҗүмчесе Станислав Галиев Пекиндагы Олимпия уеннарында чыгыш ясау өчен хоккей буенча Россия җыелма командасының төп составына чакырылган.

Галиев составта Кирилл Марченконы алмаштырачак. Семен Чистяков урынына командага Шакир Мөхәммәдуллин чакырыла, дип хәбәр ителә Россия җыелмасының телеграмдагы аккаунтында.

Пекиндагы Олимпия уеннары 4-20 февральдә уза. Хоккей турниры 9 февральдә башлана.

Бу көнне турнирда Россия җыелма командасы Швейцария командасына каршы беренче матчын уйный.

news_right_1
news_right_2
news_bot