news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Станислас де Лабуле ТР Президенты каршындагы Дәүләт-муниципаль идарә академиясендә булды

Француз Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе “Франциянең Ауропа Берлегендә рәислеге алдыннан Россия һәм Франция” темасына лекция укыды

(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Француз Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Станислас де Лабуле, ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе студентлары һәм мөгаллимнәре белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Президенты каршындагы дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Рәйсә Сәхиева, ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе – Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе ректоры Андрей Ершов катнашты.
Станислас де Лабуле “Франциянең Ауропа Берлегендә рәислеге алдыннан Россия һәм Франция” темасына лекция укыды. Иң элек, ул дипломатлыкның үз нәселләрендә күптән яшәп килүче традиция булуын әйтеп үтте. Аның иң карт бабасы, Россия императоры вакытында Санкт-Петербургта Франция илчесе булып эшләгән. Станислас де Лабуле үзен мөгаллимлек һөнәренә багышларга уйлый. Шулай бервакыт Англиядә укытканда, Франциянең Лондонда ачылган илчелегендә Лабуледа дипломатлык сәләтен тоеп алалар. Илчегә яңа вазифа тәкъдим итәләр һәм конкурста катнашырга кушалар. Лабуленың дипломатия юлы әнә шулай башлана. Илче фикеренчә, Россия һәм Франция арасындагы хезмәттәшлек, Ауропа берлеге өчен гаять мөһим. Станислас де Лабуле лекциясендә миграция, оборона сәясәте, инфляция белән бәйле рәвештә, азык-төлек белән тәэминат өлкәсендәге куркынычсызлык кебек мәсьәләләргә тукталды.
Лекциядән соң, академия студентлары илчегә үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырды.
ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе, француз хезмәттәшләре белән озак вакытлы, тотрыклы элемтәдә тора. 2007 елның ноябрь азагында, ректор Андрей Ершов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендәге француз мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлекне киңәйтү максаты белән, Париж шәһәренә бара. Килешү нигезендә, агымдагы елның 21-25 апрель көннәрендә, ТР Президент Аппараты һәм Министрлар Кабинетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм министрлары Парижда стажировка узган. 2008 елның көзендә ТР муниципаль берәмлек һәм шәһәр округлары башлыкларының Париж шәһәре администрациясенең милли мәктәбенә стажировка үтәргә баруы планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot