news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Станислас де Лабуле: “Татарстан – югары үсеш кичерүче төбәк”

Станислас де Лабуле фикеренчә, диннәрара мөнәсәбәтләрдә Франция Татарстан тәҗрибәсенә таяна ала

(Казан, 19 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев Француз Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Станислас де Лабуле белән очрашты. Очрашу уңаеннан үз фикерләрен илче журналистларга да җиткерде.
“Франция һәм Татарстан арасында хезмәттәшлек инде бик күптәннән яши. Республикада күп кенә француз фирмалары тупланган. Татарстан, югары үсеш кичерүче төбәк. Хезмәттәшлекне тагын да камилләштерү өчен барлык шартлар да тудырылган”, - ди Илче. Аның сүзләренә караганда, делегация составында транспорт, агып җыела торган су проблемалары, канат юллары төзелеше белән шөгыльләнүче белгечләр, гипермаркет, банк вәкилләре килгән.
Станислас де Лабуле Казан белән соклануын, аның даими үсештә торучы, һәрвакыт җитди, уңай үзгәрешләр кичерүче шәһәр булуын билгеләп узды. “Биредә төрле дин йортлары, чиркәү, мәчетләр күп салынган. Казанның бай мираслы шәһәр булуы шундук аңлашыла”, - ди ул.
Илче әйтүенчә, Татарстан Президенты белән әңгәмә кысаларында туризм өлкәсендә хезмәттәшлек перспективаларына багышланган проектлар турында да сүз барган. “2008 елның ноябрендә, Франциянең Россиядәге илчелеге химаясе астында Мәскәүдә узачак семинарда, туризм проблемалары күтәреләчәк. Анда Казан мэры Илсур Метшин да чакырулы. Татарстанның туристик мөмкинлекләре зур дип әйтер идем”, - ди Станислас де Лабуле.
Мәртәбәле кунак Татарстанда диннәрара татулыкка да басым ясады. “Бу өлкәдә без искиткеч тәҗрибәгә таяна алабыз. Ислам дине Франциядә икенче дин санала, безгә мөселман һәм мөселман булмаган җәмәгатьчелек арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру зарур”, - дип белдерде Илче.
ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе – Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов исә, Франция һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлекнең 15 еллап яшәвен билгеләп узды. Аның әйтүенчә, 2006 елда тышкы сәүдә әйләнеше күләмнәренең кимүе күзәтелсә дә, 2007 елда ул күпкә артык булды.
Узган елда ТР һәм Франция арасында тышкы сәүдә әйләнеше 272 миллионнан артык АКШ долларын тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot