Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Нефтехим»дагы янгыннан соң хастаханәгә озатылган кешеләрнең нинди хәлдә икәне билгеле
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында «Түбән Кама Нефтехим»дагы янгыннан соң хастаханәгә озатылган кешеләрнең хәле турында сөйләделәр.
Ведомствоның матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта 9 кеше Түбән Кама район хастаханәсендә дәвалана. Аларның хәле уртача. Тагын өч пациентны санавиация ярдәмендә Республика клиник хастаханәсенә китерделәр. Аларның икесе авыр хәлдә, берсенеке - уртача.
Элегрәк тагын 10 зыян күрүчене махсус самолет белән Мәскәүгә китерүләре турында хәбәр ителгән иде. Аларны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Федераль катастрофалар медицинасы үзәге табибларының җыелма бригадасы озата барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз