Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сталинград сугышында ятып калганнарны искә алып, Зәйдә мәңгелек утка чәчәкләр салдылар
1 февральдән Татарстан Республикасы буенча “Хәтер маршы – 2018” старт алды.
(Зәй, 3 февраль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Зәйнең “Гвардия” һәм “Форпост” эзтабарлар отрядлары активистлары, шәһәрнең 3нче һәм 4нче мәктәбе укучылары Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршысындагы мәңгелек ут каршына килделәр, дип яза җирле басма.
Сталинград сугышында Җиңүгә 75 ел тулу һәм эзтабарлар хәрәкәте оешуга 50 ел тулу уңаеннан 1 февральдән Татарстан Республикасы буенча “Хәтер маршы – 2018” старт алды. Шул уңайдан бүген Зәйнең “Гвардия” һәм “Форпост” эзтабарлар отрядлары активистлары , шәһәрнең 3нче һәм 4нче мәктәп укучылары Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршындагы мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Тантанада район ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин да катнашып, әлеге аяусыз көрәштә җиңүнең мөһимлеге хакында сөйләде, батыр якташларыбыз турында искәртте. Яу кырында ятып калганнар бер минут тынлык белән искә алынды. Әлеге сугышта катнашкан мөхтәрәм ветераныбыз Леонид Мачтаков турында да горурланып сөйләде Марсель Хуҗин.
“Хәтер маршы – 2018” кысаларында “Гвардия” һәм “Форпост” эзтабарлар отрядлары активистлары җитәкчеләре Алексей Алексеев һәм Виктор Никифоров белән шәһәр һәм авыл мәктәпләренә йөреп, казу эшләре барышында табылган сугышчылар кулланган әйберләрне күрсәтеп, тарихи вакыйгалар турында сөйләячәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз