news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә трамвайга ут кабуның сәбәпләре билгеле булды

Метроэлектротранста Казанның Габдулла Тукай урамында (анда бүген иртән трамвайга ут капты) булган хәлгә аңлатма бирделәр. Муниципаль унитар предприятие мәгълүматлары буенча, әлеге хәл 31нче йорт каршында булган.

«1нче маршрут трамваенда вагон арбасында кыска ялганыш барлыкка килгән, нәтиҗәдә вагонга ут капкан һәм трамвай салоны төтен белән тулган. Трамвай йөртүче вагонны туктаткан, пассажирлар мөстәкыйль рәвештә вагоннан чыккан, шуннан соң йөртүче янгынны сүндерергә керешкән», – диелә хәбәрдә.

Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән. Зыян күрүчеләр юк. Трамвайлар хәрәкәте торгызылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot